Изге айда - изге гамәлләр

2018 елның 1 июне, җомга

Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә. 31 май көнне Саба районы ТаТ-Икшермә  авылы мәчетендә Ифтар мәҗелесе булып утте. Шушы куркәм мәҗелестә район җитәкчеләре һәм барча авыл халкы катнашты.   

Табын артында авыз ачу вакыты җиткәнче Коръән сүрәләре укылды. Хәзрәт моңлы итеп Азан әйткәннән соң, су һәм хөрмә җимешләре белән авыз ачып, бар халык ахшам намазына басты. Фарыз һәм сөннәт намазларын укып дога кылганнан соң ифтар мәҗлесе “АШ-СУ” кулланучылар җәмгыяте эзерләгән мул өстәл артында дәвам итте.

Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, бу мәҗлесне  үткәрүгә һәртөрле ярдәм күрсәткән кешеләргә ихтирам сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International