Җәмгыять туклануын оештыручылар ничек эшли һәм аларнын алдагы бурычлары

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш  районында кооперация оешмаларының  халыкка җәмгыять туклануы хезмәтен башкаручы эшмәкәрләрнең 6 айлык эшенә йомгак ясау җыелышы узды. Үткән дәвердә алар халыкка 377 млн.сумлык хезмәт күрсәткән, үз цехында житештергән ризыклар 331 млн.сумга җиткән. Иң яхшы хезмәт күрсәтүчеләр – Саба районының “Аш-Су”, Балык бистәсе, Бавлы һәм Әлмәт җәмгыяте туклану хезмәткәрләре булды.

Җыелышка килүчеләр Актаныш җәмгыять туклану хезмәткәрләре җитештерә торган ризыклар белән таныштылар, азык-төлекнен күпме җитештерелүе, кооперация кибете киштәләренә һәм тирә-як төбәкләргә күпме озатылуы турында кызыксындылар, хезмәт-көнкүреш тәртипләре бәлән таныштылар. Семинар өлешендә катнашучылар бигрәк тә Актанышлылар технологиясе белән генә җитештерелә торган чәк-чәк ясауны узләштерделәр, андагы күргәзмә белән таныштылар, үзләрендә булган яңалыклар белән уртаклаштылар.

Татпотребсоюз берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары Рашат Шаймарданов җыелыш вакытында һәр тармакка җентекле анализ ясады һәм бурычлар куйды.

Азактан  җәмгыять туклану өлкәсендә озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән өчен “Юлдаш” кафесы пешекчесе  Раушания Гани кызы Салимҗанованың хезмәте Татпотребсоюз җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнде. Аңа мактау грамотасы тапшырылды.

Татпотребсоюздан җәмгыять туклану бүлеге башлыгы Лилия Спичкова Центросоюзнын II дәрәҗәле медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International