Узган шимбә Мамадыш районының Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен районның агропредприятиеләре, район кулланучылар оешмасы, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләре тәкъдим итте.
Ярминкәдә агрофирмалар ашлык, ит-бал белән сату иттеләр. Крестьян – фермер хуҗалыклары сатып алучыларга терлек һәм кош ите, балык, төрле сөт ризыклары, катырылган җиләк-җимеш һәм яшелчә тәкъдим итте. Кул эшләренең дә нинди генә төре юк иде сату киштәләрендә.