Мөрәле авылында модульле кибет төзелә

10 июня 2021 г., четверг

Әлеге модульле кибет “Авыл кибетләре” республика максатчан программасы буенча төзелә.

Авыл кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Салават Халиков әйтеп узганча, 2016 елдан бирле эшләп килүче әлеге программа буенча Федоровское, Байморза, Кече Кайбыч, Бортас һәм Ульянково авылларында кибетләр төзелгән. Бу елны исә Мөрәледә дә модульле кибет төзү эшләре алып барыла.
– Төзелеш урыннарын, халык фикеренә таянып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә сайлыйбыз. Мөрәледә авыл кулланучылар җәмгыяте кибете юк, шуңа да бу сәүдә ноктасына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйбыз - диде Салават Рифович.
 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International