Хөрмәтле дуслар! Сезне Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык билгесе булып торган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм.
Россия – миллионлаган кешеләрне берләштерүче зур, күпмилләтле бәйсез дәүләт. Илебезнең бәйсезлеге – теләсә нинди куркыныч каршында дәүләтебез мәнфәгатен яклаучы гражданнарның бөек хезмәте һәм сабырлыгы нәтиҗәсе. Үз белемебезне һәм көчебезне Татарстанның үсеше өчен куеп, без, шул рәвешле, бөек Россия үсешенә дә зур өлеш кертәбез, чөнки илнең көче һәм өстенлеге аның төбәкләре, шәһәрләре, салалары һәм кечкенә авыллары хезмәте һәм уңышы нигезендә барлыкка килә.
Бу бәйрәм көнендә һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар, кече һәм олы Ватаныбыз үсеше өчен яңа казанышларга ирешүегезне телим! Әлеге бәйрәм күңелләрдә Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, иҗади хезмәткә рухландырсын!
Татарстан Республикасы
кулланучылар оешмасы берлегенең
идарә рәисе Рашат Шаймарданов