Бар җиһанны алтынсу төскә кертеп яфраклар саргайган мәлдә, октябрьнең беренче көнендә илебездә Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне билгеләп үтелә.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, рәхмәт Сезгә! Алдагы көннәрдә дә гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.