Көзнең матур көннәрендә файдалы җимешне җыярга һәм файдасын күрергә ашыгыйк

1 октября 2020 г., четверг

Табигать гөлҗимешне файдалы матдәләр белән юмарт бүләкләгән, шуңа да элек-электән авырулардан дәвалау өчен аны киң кулланалар. 

Иң әһәмиятле үзлеге: гөлҗимеш коллаген барлыкка китерергә булыша. Гөлҗимешнең әлеге үзенчәлеге кан тамырлары, сөяк системасы, сеңерләр, тән тиресе, тешләр һәм уртларга яхшы эшләргә мөмкинлек бирә. Җимешнең метаболизмны яхшыртуы, арыганлыкны киметүе, хәл кертүе дә билгеле, нерв системасы эшчәнлеген һәм гомуми психик сәламәтлекне нормальләштерергә булыша.

Шулай ук гөлҗимеш организм тарафыннан тимерне үзләштерүне яхшырта, кан басымын төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшкәндә булыша, ревматизм вакытында ярдәм итә.

Кандагы холестеринны төшерүдә дә файдасы бар аның. Йокысызлык белән интегүчеләргә булыша, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, эч китүне бетерә, сидек системасы чирләрен дәвалый, дип җиткерә белгечләр.

Озын сүзнең кыскасы, көзнең матур көннәрендә файдалы җимешне җыярга һәм файдасын күрергә ашыгыйк.

 

-Гөлҗимешне август ахырыннан беренче кырау төшкәнчегә кадәр җыярга була. Җимешләр агачта ничек азрак тора, шуның кадәр күбрәк С витаминына байрак була. Аларны киптерүе дә җайлырак. Ләкин мондый җимешләр бераз ачырак булырга мөмкин.

-Агачта озаграк торган җимешләр чәйгә тәмләткеч буларак яхшы. Файдасы азрак булса да, алар баллырак була.

-Киптерер алдыннан гөлҗимешне юарга ярамый. 

-Гөлҗимешне кояшта киптерергә дә ярамый. Ультрашәмәхә нурлары анда булган барлык витаминнарны юк итә. Гөлҗимешне ышыкта, җилле урында киптерергә кирәк. Караңгырак булган саен, витаминнар яхшырак саклана. Җимешнең кипкәнлеген сындырып карап тикшереп була, ул яхшы сынарга тиеш. Мондый ысул белән киптерү озакка сузылырга мөмкин, шуңа да кайбер хуҗабикәләр аны пичкә генә тыга.

-Пичтә киптерү өчен аны 50-60 градуска кадәр җылытырга кирәк. Зуррак температурада гөлҗимешнең барлык витаминнары да юкка чыгачак. Газ плитәсен аз гына ачык тотарга кирәк, бу җимешләрдәге артык дымны чыгарырга ярдәм итәчәк. Моның өчен 7-8 сәгать кирәк булачак. Кипкән гөлҗимеш үз төсен югалтмаска тиеш. Ул көрәнсу төскә керә икән, димәк, пич температурасы югары булган.

-Кипкән гөлҗимешне караңгы урында саклагыз. Бу очракта ул өч елга кадәр үзенең файдасын югалтмаячак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International