Тел - милләтне саклый

26 октября 2020 г., понедельник

Татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсендә узган түгәрәк өстәл артына җыелышучылар алдына да нәкъ менә шушы сорау куелды.

Түгәрәк өстәл артына журналист Рәшит Минһаҗ һәм “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрваров чакырылган иде. Алар да әлеге сорауга карата үз фикерләрен җиткерделәр.

100 елдан артык бай тарихы булган республикабызның кулланучылар кооперациясе меңләгән авыл халкына сәүдә, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр, авыл хуҗалыгы тармакларын үз эченә алган бердәм система буларак, идарәдә татар телен саклап калу һәм үстерү буенча комиссия төзергә карар кылынган иде. Комиссия җитәкчесе булып Финзур Тимерханов билгеләнде. Ул кулланучылар оешмаларында җыелышларны ике телдә алып бару, авыл һәм күчмә кибетләрдә татар телендә чыга торган китапларны күпләп сатуны оештыру; административ биналарда, икмәк пешерү цехларында,ашханәләрдә һәм башка төр  күп халык җыела торган урыннарда татар телендә тапшырулар күрсәтү, татар көйләрен яңгырату; Кооперация уку йортында татар телен үстерүгә үз көчен куерга теләк белдергән студентлар төркеме оештыру; кибетләрдә бәяләр күрсәткечен, ашханәләрдә менюны (сайлак) ике телдә кую; кулланучылар оешмалары җитештерә торган яңа төр азык-төлек эшләнмәләренә татар телендә атама бирү; кулланучылар оешмаларының яңа кулланышка тапшырылган сәүдә нокталарында, ашханәләрдә һәм башка тармакларда татар мөхитен, милли бизәкләрен киң куллануны һәм саклап калуны дәвам итү һәм башка тәкъдимнәр кертте.

Сөйләшү барышында туган телебезне саклауга кагылышлы башка тәкъдимнәр дә яңгырады. Аларның һәркайсы мөһим, әлбәттә. Шулай да бу очракта иң әһәмиятлесе – бердәмлектер, мөгаен. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, матбугат чарасы һәм башкалар бердәм булып туган телебезне саклауга үз өлешен кертергә тырышканда гына нәтиҗәсе дә үзебез теләгәнчә булыр.

Туган тел – халыкның гомерлек юлдашы, терәк – таянычы, шатлык – юанычы. Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш; ә телнең яшәве өчен, аны кадерләп саклау, һәрьяклап үстерү зарур.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International