Ипекәй һәм ипекәй янына – май

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

-Ипи пешерү җайлы эш тугел. Аны йә күңел салып эшләргә, йә бөтенләй тотымаска кирәк, бу эштә билгеле бер күнекмә-тәҗрибә белән генә чикләнергә ярамый,-дип аңлата “Сарман икмәге” ҖЧҖ генералҗ директоры Рөстәм Нуруллин.-Монда хәтта бүген кайсы аяктан торуың да әһәмиятле. Безгә килгән ун кешенең, кагыйдә буларак, берсе генэ чын-чынлап урнашып кала. Ә инде шул калганнары намус белән хезмәт куя. Безнең алтын хәзинәбез әнә шул кадрлар ул.

“Сарман икмәге” тарихы 2011 елдан башлана. Алты ел элек Рөстәм Рифкатович, районның икмәк пешерү традиөияләрен кире кайтарып, җитештерүне җайга салырга катгый карар кыла.

Сарманда ипине һәрчак тәмле пешерәләр иде. Һәм кинәт кенә икмәк заводы ябылды да куйды, кирпеч ипиләрне, батоннарны Әлмәттән һәм Тукай районыннан китерә башладылар. “Без кай әиребез белән ким әле? Сарман хатыннары була торып, үз ипиебезне пешерә алмыйбызмыни?” дип уйладым шул чакта. Якташларнын табынында бернинди химик матдәләр кушылмагавн табигый ризык кына булырга тиеш, дип карар кылдым. Җирле кулланучылар җәмгыятеннән икмәк заводының иске бинасын сатып алдык та мөмкин булган җиһазларны төзәттек, төзекләндердек. Кридитлар алдык, кайбер механизмнарны лизинг ысулы ярдәмендә кайтардык. Җиһазлар сатып алуга барлыгы 30 миллион сум акча тоттык. Шунысын да искә алыйм: икмәк пешерү җиһазлары шактый кыйммәт, өстәвенә, даими куллана торгач, ватылып китәргә дә күп сорамый. Шуна күрә мөмкинлек булганда үз илебездә ясалганын алырга тырышабыз. Дөресен эйткәндә, алар ешрак ватыла, ләкин безнең омталаркул астында булган материаллар белән нәрсәнедер үзләре дә төзәтепкуя ала. Бик кирәк булганда, бу җиһазларны җитештерүче заводка барып, бер тәүлек эчендә запас деталҗләр белән кире әйләнеп кайтырга да мөмкин. Бездә бит конвейерны беркайчан да туктатырга ярамый.

Икмәк заводын торгыза башлаганда, уйлап җиткермичә, ике ФТЛ-мичнең берсен сүтеп ташлавыма бүген бик үкенәм. Элегрәк Россияне нәкъ менә шундый мичләр ашаткан, дип сөйлиләр. Ул вакытта эшләрнен ничек барачагын чамалап бетермәдем, ә бу тармакта кепемне тәөлегенә, кимендә, дөрт тонна икмәк җитештерә башлагач кына алып була икән. Бәхеткә,мичнең берсен саклап калган идек. Һәм аны яңадан җыйдык дисәк тә, арттыру булмастыр. Хәзер исә кирпеч рәвешендәге барлык ипи дә шунда пешерелә. Ул чын-чынлап өйдә пешерелгән кебек: шундый ук хуш исле, тәмле тышы да кетердәп тора. Ашап туймаслык.

Беренче вакытларда без нибары 600 кг икмәк-күмәч эшләмәләре пешерә идек. Хәзер ассортиментыбызда 50 ләп төр ризык бар, ә тәүлек җитештерү күләме 9 мең килограммга диярлек җитә.Шушы тәмледән-тәмле ризыкларны 70 ләп кеше әзерли, ә 20 машина йөртүчебез Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Минзәләгә алып китә.

Генералҗ директорның планнарында – район үзәгендә сөт җитештерүне дә торгызу. Аның теләге – татарстанлылар табынына Сарман маен кайтару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International