Булганнан барда була!

2018 елның 30 марты, җомга

Сарман әзерлек конторасы эшчэнлеген саклап тотуны Дамир әфәнде инде ун ел чамасы аның директоры булып хезмәт итә. Бу эшен үзенә хас җаваплылык һәм эзлеклелек белән алып бара. Дару үләннәре җыюны оештырып җибәрүе генә дә ни тора! Героебызның намуслы, фидакәрь хезмәте югары бәяләнә. Дамир Галиев “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды, аңа кукрәк тамгасын һәм таныклыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

            -Күп эшләргә генә тугел, ә һәрвакыт эшләргә туры килә,- ди Дамир Зөфәрович, үзенең  хезмэте турында. Су белән тәэмин итү  инфраструктурасының күп өлеше ярты гасыр элек салынган. Аварияле участокларны төзекләндерү һәм алыштыру эше һәрдаим бара, моннан без дә читтә калмадык. Мин  үземнең хезмәткәрләремнең  көн саен намус белән башкарылган эшләре өчен рәхмәтле, ди Дамир Галиев коллективы турында. Районда авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча һәр ел су манарасы куелып килә. Без бу эшләрдә дә катнашабыз, иске һәм яңа скважиналарга хезмәт күрсәтәбез, моңа скважиналарның саклагыч торбаларын юдыру да, насосларны төзәтү  һәм профилактик карап тоту да керә.

            Эше никадәр генә тыгыз булмасын  Дамир Галиев социаль миссияләрне үтәр өчен дә вакыт таба. Шуларның берсе – хәйриячелек. Ялгыз яшәүче карт-корыларның өйләрендә һәм җир кишәрлекләрендә су торбаларын төзәтү эшен ул инде куп еллар бушлай башкара, бакча җирен эшкәтү, үлән белән тәэмин итәргә дә тырыша ул. Шуңа күрә районда яшәүче бар халыкның хөрмәтенә ия ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International