"Кооператив көз" мәдәни-спорт бәйрәме

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә, Игенчеләр Сарае каршындындагы скверда, башкала кунаклары өчен мәдәни-спорт бәйрәме "Кооператив көз" утте.

Татпотребсоюз идарәсе берлеге һәм Казан кооператив институты алар өчен бай эчтәлекле программа әзерләделәр.

Барлык теләүчеләр дә  спорт ярышларында катнашты ГТО нормаларын такшырды.

Worldskills эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында мастер-класслар үткәрелде.

Кунаклар өчен кафе эшләде, анда кайнар чай эчәргә чай һәм  милли азыклардан авыз итәргә була иде.

Чараны  концерт программасы бирәде.

Бәйрәмдә  төрле конкурслар, интеллектуаль уеннар, викториналар оештырылды, ретро-мотоцикл ИЖ һәм  ГАЗ-21, ГАЗ-69 машиналары тәкьдим ителде , билбау көрәше, армреслинг, гиря күтәрү, йөгерү  һәм башка спорт ярышлары булды.

Чарада  Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры беренче урынбасары Николай Титов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International