Шимбә көнне, 5 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узганреспублика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат ӘхмәтовТатарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагының 2016 елның 9 аендагыикътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 9 ай йомгаклары буенча 184,2 млрд. сум тәшкил итә, чагыштырма бәяләр буенча җитештерү индексы – 106,5 % (Россия буенча әлеге күрсәткеч - 103,6 %).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2016 елда барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме 235,2 млрд. сум тәшкил итәчәк(үсемлекчелектә - 125,6 млрд. сум, терлекчелектә - 109,6 млрд. сум). Узган ел белән чагыштырганда - 105,2 %. Аның әйтүенчә, иң беренче чиратта, моңа ашлык уңышын –1,3 мәртәбә арттыру, шикәр чөгендерен - 114 %ка җиткерү, ит җитештерүне - 3,7 %ка, сөт җитештерүне - 1,3 %ка арттыру нәтиҗәсендә ирешеп булачак.
2016 елның 9 ае йомгаклары буенча акчалата керем авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 63,5 млрд. сум тәшкил итте, үсеш - 8 %. Шулардан сөт сатудан - 16,4 млрд. сум, үсеш - 11 %, терлек һәм кош ите сатудан - 25,4 млрд. сум, ягъни 101 %.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел йомгаклары буенча керем 100 млрд. сум чамасы фаразлана (2015 елда 83 млрд. сум булган).
Авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2016 елның 9 аендафинанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары түбәндәгечә: керем - 69,5 млрд. сум, чыгым - 63,4 млрд. сум, табышлы предприятиеләр өлеше - 93 %. Дәүләт ярдәме өлеше - 2015 елдагыга караганда 18 проценткакимрәк.
Марат Әхмәтов тармактагы уртача хезмәт хакы күрсәткечләре турында да әйтеп узды. Айлык уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, 2015 елдагыдан 8 процентка артыграк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, авыл хуҗалыгы хезмәтетиешенчә бәяләнми. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде, анда хезмәт өчен түләү болай да түбән булуга карамастан (2015 елда уртача хезмәт хакы 13,8 мең сум булган), быел исә ул күрсәткечләр тагын 7%ка кимегән, хәзер ул 12,9 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук Әлки, Апас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнары да хезмәт хакын арттыра алмаган."Хезмәт хакы – 10-12 мең, бу – кешене рәнҗетү бит, - диде Марат Әхмәтов. - Бүген минималь кулланучылар бюджеты - 13,8 мең сум. Безнең Министрлык, муниципаль районнар башлыклары, ведомство структуралары белән берлектә, алга таба да авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакын арттыругааерым игътибар бирәчәк. Бездә хезмәт хакын һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыру вариантларын эзләү буенча бергәләп эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек".
Татарстан Президенты, үз чиратында, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт өчен түләү мәсьәләсенә аерым игътибар итәргә кушты. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк, авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакышартлыча гына була алмый, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, беренче нәүбәттә, хезмәт хакы – гражданнарның керем чыганагы ул, аларның тормыш иминлеге шуңа бәйле, дип искәртте. "Кешеләр гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә тиеш бит, - диде ул. - Хезмәт хакы түбән булуда аларның гаепләре юк, аларның уртача хезмәт хакы турында, гражданнарның керемнәре, аларның тормыш иминлеге турында без җитәкчеләр кайгыртырга тиеш".