Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республикада урып-җыю эшләрен төгәлләү һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру мәсьәләләре буенча брифинг узды

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Брифинг урып-җыю эшләрен төгәлләү һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру мәсьәләләренә багышланган иде.

«Республикада җир эшләре елы тәмамланды диярлек, – диде Марат Әхмәтов. – 5 мең гектар ашлык кукурузын җыясы калды». Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 2016 елда барлык категория хуҗалыклардан 230-237 млрд. сумлык продукция җыеп алу көтелә, үсеш 5,3% тәшкил итә, дип хәбәр итте.

«Республика игенчеләре 4,3 миллион тонна ашлык җыеп алды, ашлык кукурузын да исәпкә алып, уртача уңдырышлылык - 27,3 ц/га», – дип билгеләп үтте министр. Ашлык суктыру буенча алдынгы районнардан – Азнакай (175 мең тонна), Буа (171 мең тонна), Сарман (167,4 мең тонна) муниципаль районнары. Бөртеклеләр буенча уртача уңдырышлылык Зәй (37 ц/га), Нурлат (35 ц/га) һәм Балтач (33,5 ц/га)муниципаль районнарында югары булды.

2016 елда 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере җыелды, уртача уңдырышлылык – 362,9 ц/га.

«Быел шикәр чөгендере белән хәлләр яхшырак, җәйге көннәр авыл хуҗалыгы культуралары өчен бик уңайлы булмаса да, уңыш начар булмады, – диде Марат Әхмәтов. – Җәен дым җитәрлек булган булса, 2,6 миллион тоннадан артык чөгендер җыйган булыр идек. Шикәр чөгендере буенча планнар зурдан – якындагы 2-3 елда аның күләмен 3 миллион тоннага кадәр җиткерү».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, быел Зәй районында500 мең тонна шикәр чөгендере җыелды, дип билгеләп үтте. «Бу нәтиҗәле эшләүнең аерым үрнәге булып тора. 1998 елда бөтен республика буенча 478 мең тонна тонна шикәр чөгендере җыелган иде. Ә бүген сөрүлек җире дә артык күп булмаган бер район турында сүз бара», – диде ул.

Буа районында 350 мең тонна шикәр чөгендере җыелды, Сарман районында – 311 мең тонна, Тәтеш һәмНурлат районнарында – һәркайсында 210 меңәр тонна. Актаныш районында бер гектардан уртача уңдырышлылык – 520 ц/га, Тәтеш районында – 457 ц/га, Зәй районында – 418 ц/га.

«Республиканың шикәр заводларында шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә, 1 миллион тоннадан артык эшкәртелгән инде. Сезон азагына 280 мең тонналап шикәр җитештерелер дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Республикада ашлык кукурузы 91,5 мең га (планнан 95%) мәйданда җыелды. Әлеге культура 281 мең тонна суктырып алынды, уртача уңдырышлылык - 30,8 ц/га. «Ашлык кукурузы мәйданын әкренләп арттыра барачакбыз, шул ук вакытта аны җыюның технологик мәсьәләләрен һәм башка кимчелекләрен дә хәл итәргә кирәк булачак», – диде министр.

«Көнбагыш беренче мәртәбә 110 мең гектар мәйданда чәчелгән иде, уртача уңдырышлылык - 12,5 ц/га, 140 мең тонна чамасы җыеп алынды», – дигән мәгълүмат бирде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, бәрәңге өчен быелгы ел җиңел булмады. «Яшелчәләр мәйданы да әкренләп арттырыла. Республикада бәрәңге һәм яшелчәләр белән проблема булмаячак», – дип ышандырды спикер.

2017 елгы көзге культуралар 600 мең га мәйданда чәчелде. Туфракны төп эшкәртү 1880,1 мең гектарда башкарылды, шул исәптән 450 мең га тирәнтен эшкәртелде.

«Без минераль ашламаларны арттыру бурычын куйдык, чөнки бу корылыкка каршы торуда төп чараларның берсе», – диде министр. Бүгенге көнгә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 44 мең тонна ашлама тупланган, көзге чәчүне дә кертеп, әлегә бер гектарга 15,5 кг туры килә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә килгәндә, Марат Әхмәтов, ярминкәләр 10 сентябрьдән башлап атна саен үткәрелә, дип билгеләп үтте. Казанда ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында оештырылган, Чаллыда – 3мәйданчыкта. Моннан тыш, шундый ярминкәләр республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дә үткәрелә.

«Проект социаль һәм ул халыкка кирәк, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Бәяләр башка сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда - 20 процентка, кайбер продукция төрләре буенча 30 процентка түбәнрәк. Сыер маеның бәясе генә азрак артты, аның буенча да сөт эшкәртү заводларындагы күпләп сату бәяләреннән арттырмаска дигән сөйләшү булды».

«Районнар ярминкәләр оештыруга җаваплы карыйлар. Бу мәсьәлә муниципаль районнар башлыклары контролендә тора. Ярминкәләрдә республика җитәкчеләре дә була», – дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Брифинг тәмамлангач, министр журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International