Казанда “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. Шимбә көнне, 12 ноябрьдә, 11:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта «Көзгешаярулар» бәйрәме узачак. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге, азык-төлек базарын үстерү бүлеге һәм Татарстан Республикасы АПК оешмалары. Алар арасында: "Татмелиорация" ТК» ААҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Татагрохимсервис» ААҖ, «Татагрохим» ААҖ, “Майский” ТК» ҖЧҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, “Татарский” агрохимия хезмәте үзәге (ЦАС)» ФДБУ һәм “Әлмәт” агрохимия хезмәте станциясе (САС)» ФДБУ.
«Көзге шаярулар» чарасында Казан шәһәре халкы һәм кунаклары – олысы, кечесе – мавыктыргыч конкурсларда һәм аттракционнарда катнаша һәм төрледән-төрле сыйлардан авыз итә алалар.
Казан ДАУ чатырында Ачык ишекләр көне узачак, ә Россельхозцентр чатырында бакчачылар өчен викторина оештырыла.
Бәйрәм кунаклары өчен республиканың иҗат коллективлары һәм КДАУның “ВМЕСТЕ” студентлар клубы катнашындагы концерт программасы әзерләнә.
Моннан тыш, чара кысаларында бәйрәм ярминкәсе оештырыла, анда төрле сувенирлар, хенд мейдтоварлары, төрле файдалы үләннәр, чәй композицияләре, “Майский” ТК» ҖЧҖ продукциясе һәм башкалар сатылачак.
Супер лотерея бәйрәмнең кульминациясе булачак, билетлар килүчеләргә түләүсез биреләчәк. Призлар 12:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае алдындагы сәхнәдә уйнатылачак. Төп приз – шифаханәгә юлламалар, иганәчесе – "Татмелиорация" ТК» ААҖ.