Кичә, 9 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, нәсел эше предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башында «Альянс-жизнь» иминият компаниясенең сәүдә бүлеге башлыгы Елена Мешанкиначыгыш ясады, ул агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең һәм белгечләренең гомерен иминләштереү турында сөйләде.
Аннары «Сыерларны тукландыруны камилләштерү» темасына нотык белән «Н.Э.Бауман ис. КДВМА» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең авыл хуҗалыгы хайваннарын тукландыру кафедрасы мөдиреФирая Әхмәтҗанова чгыш ясады. Ул республика хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләрне аксым-витамин-минераль концентратлар катнашмасы һәм югары протеинлы «Проветекс» концентратлары белән тукландыруның фәнни-җитештерү сынаулары белән таныштырды. Нотыкчы шулай ук «Н.Э.Бауман ис. КДВМА» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ белән бергә уйлап табылган «Агроазык» НППконцентрацияле азыклар җитештерү буенча предприятие эшли башлавы турында сөйләде.
Тө нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул терлекчелек тармагының 2016 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бу чорда терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр начар түгел. Республикада 746,7 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән сыерплар – 248 мең баш. 1020,9 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103% ), 308,9 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (104%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 78,4 мең тонна (102%), 232,8 мең баш бозау туган.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, эре мөгезле терлекләр саны узган ел белән чагыштырганда Кукмара, Зеленодольск, Балтач, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әтнә, Мамадыш районнарында арткан. Киресенчә, терлекләрнең баш санын киметкән районнар: Әлки, Чистай, Алексеевск, Буа, Алабуга, Баулы, Питрәч, Чирмешән, Биектау, Яңа Чишмә муниципаль районнары.
Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Аксубай, Азнакай, Чүпрәле муниципаль районнарында сөт җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә. Бу юнәлештә Әлмәт, Кама Тамагы, Мамадыш, Чистай, Теләче, Буа, Яңа Чишмә муниципаль районнарында күрсәткечләр түбән.
Нәҗип Хаҗипов хуҗалыкларда сыерларның продуктивлылыгы һәм эшкәртелмәгән сөткә бәяләр мәсьәләләренә җентекләп тукталды. «Бүген 1 кг эшкәртелмәгән сөтнең уртача бәясе 25,58 сум, әмма 2016 елның 10 аенда аерым районнар буенча сөткә уртача бәяләр 18 сумнан 23 сумга кадәр булды», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Аннары хуҗалыкларда терлекчелек торышына анализ нәтиҗәләре белән Азнакай, Сарман, Питрәч, Нурлат, Баулы муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары чыгыш ясадылар.
Киңәшмә барышында Нәҗип Хаҗипов 2016 елның 11 ае йомгаклары буенча булачак киңәшмәдә тыңлау өчен хисаплар әзерләргә кушты.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга терлекләрне туклыклы азык белән тукландыру, азык рационын төрләндерү мәсьәләләренә игътибарлы булырга кушты, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләренә районнарның хуҗалык субъектлары резервларын җентекләп өйрәнергә һәм кулланырга, тармак буенча билгеләнгән барлык планнарны үтәү өчен тырышырга өндәде.