Кичә, 8 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культуралар сортларын районлаштыру мәсьәлә комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узды.
Фикер алышуда «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин, «ТатНИИСХ» ФДБМУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары»ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Рапс» ҖЧҖенең генераль директоры Сәйдәш Исрафилов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре,«ТатНИИСХ» ФДБМУ галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау турындагы хисап белән «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Сергей Турнин чыгыш ясады. Ул, Татарстанда ел саен 27 авыл хуҗалыгы культурасының 300дән артык сорты сынау уза, диде.
Утырыш йомгаклары буенча, комиссия 2017 елда авыл хуҗалыгы культураларының түбәндәге сортларын районлаштыруга тәкъдим итте: көзге бодай - «Дарина», язгы бодай - «Ульяновская 105», «Тулайковская Надежда», «Челяба Степная», арпа - «Камашевский», солы - «Всадник», карабодай - «Яшьлек», соя - «Миләүшә», «Скульптор», шикәр чөгендере - «СХСВ 015-15».