Идел буе федераль округында төп туклану продуктларының ун төре буенча бәяләр миллионлап халык яши торган шәһәрләр арасыннан Казанда иң түбән булып санала. Бу күрсәткечләрне атна саен үткәрелә торган бәяләр мониторингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бирде.
Бәяләр 1 кг продукциягә күрсәтелә. Шулай итеп, Казанда бодай оны 25 сум тора, көнбагыш мае – 98,1 сум, каймак – 133,2 сум, каты һәм йомшак сырлар – 388,7 сум, майлылыгы 2,5-3,2%лы, өсте алынмаган,пастеризацияләнгән сөт – 40,7 сум, ак май (сыер мае) – 390,9 сум, 10 данә тавык йомыркасы – 51,7 сум,майлы эремчек – 231,7 сум, вакланмаган карабодай ярмасы – 68,1 сум, кәбестә – 13,5 сум.