Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 1526,1 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 457,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 214,2 мең тонна. Предприятиеләрдә тәүлеккә уртача 9,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә әзерләнә.
Шикәр заводларында барысы 1177,5 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 172,5 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,4 %.
«Зәй шикәре» ААҖендә 99,6 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 50,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 21,9 мең тонна.