Минераль ашламалар – авыл хуҗалыгы культуралары уңышының төп нигезе. Шуңа күрә аларны җитәрлек күләмдә сатып алу аеруча мөһим. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 17 ноябренә 51,8 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 18 кг чыга (көзге чәчүне дә кертеп).
Шушы көнгә иң күп күләмдә ашлама туплаган район – Тукай муниципаль районы - тупланган ашлама бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы – бер гектарга 49 кг, Зәй районында – 45 кг, Мөслим районында – 26,7 кг, Әлки районында – 22,1 кг, Нурлат районында – 21,8 кг, Түбән Кама районында – 20,2 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашламалар әлегә аз күләмдә тупланган, шулар арасынннан: Әлмәт районында – 10,3 кг, Чирмешән һәм Кайбыч районнарында – һәркайсы 10,1 кг, Бөгелмә районында – 9,8 кг, Аксубай районында – 9,2 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг, Кама Тамагы районында – 6,3 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып гектарга 14 кг ашлама тупланган. Шулай ук Тәтеш районында – 7,9 кг, Актаныш һәм Буа муниципаль районнарында – һәркайсында 7,7 кг.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аендааларны сатып алу эше кайбер районнарда оештырылмаган. Мәс., Югары Осланда 13,9 кг тупланган, Алабуга районында – 13,6 кг, Зеленодольск районында – 12,7 кг, Алексеевск районында – 12,6 кг, Чистай районында – 11,6 кг, Минзәлә районында – 11,4 кг, Әлмәт районында – 10,3 кг, Аксубай районында – 9,2 кг һәм Кама Тамагы районында – 6,3 кг.