Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт җитештерү буенча инвесткомпанияләр эше йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт җитештерү буенча инвесткомпанияләр эше йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды. Анда бу елның 10 аенда сөт җитештерү буенча инвесткомпанияләр эше йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарларыНәҗип Хҗипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, эре инвесторлар җитәкчеләре катнашты.

«Сөт тармагының ничек булуы Татарстан агросәнәгать комплексы өчен аеруча мөһим», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Министр, республика сөт тармагының хәле төрле елларда төрлечә булды, аның нәтиҗәлелеге дә төрле булды. Тармакны үстерү өчен шактый күп инвестицияләр кертелде, югары технологияле терлекчелек биналары төзелде, чит илләрдән нәселле терлекләр кайтарылды, дип сөйләде.

«Бүген Россиянең сөт базарында аны сатып алуга уңай бәяләр чоры тора. Мондый чор 1,5 елдан 2 елга кадәр булыр, дип фаразлана», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Аннары нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, инвестиция компанияләрендә 400 мең башка кадәр эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 136 мең баш савым сыеры. 2016 елның 10 аенда предприятиеләр тарафыннан 103 мең тонна сыер һәм дуңгыз ите җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 101%), 524 мең тонна сөт җитештерелгән (102%).

«Терлекчелектә җитештерүдәге төп актив – терлекләрнең баш саны. Аны саклап калу һәм арттыру – команданың, бүлекчәнең тырышып эшләү нәтиҗәсе», – дип, ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.

«Агрокөч төркемнәре» ЯАҖендә эре мөгезле терлекләрнең баш саны 1338 башка җитте, Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖендә терлекләр саны 1135 башка җитте. «Продпрограмма»АПК ҖЧҖ, “Кулон” АФ» ҖЧҖ, «ТатАгрохим» ААҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Сөт иле» ҖЧҖ терлекләр санын арттыруга ирештеләр. “Ак Барс” ХК» ААҖ, «Красный Восток Агро» ААҖ, «Нефтехимагропром»ҖЧҖ, «АгроМир» ТД ҖЧҖ, «Трансагро» ҖЧҖ, «Чаллы-икмәк» АҖ терлекләрнең баш санын киметтеләр.

«“Агро Инвест” агорофирмаларында эш яхшы оештырылган, аларда ел саен 500 башка якын яшь таналарсатып алалар», – дигән мәгълүмат бирде Нәҗип Хаҗипов.

Сөт җитештерүне арттыручылар арасында: «Союз-Агро» ҖЧҖ (119%), Түбән Кама районының“Кармалы” АФ» ҖЧҖ, «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ (109%) һәм «Агро Инвест» ИК” ҖЧҖ (103%).

Министр урынбасары терлек азыгы рационанрын төзүгә һәм туклыклы азык куллануга җентекләп тукталды. «Фәнни тикшеренүләрдән күренгәнчә, 1 кг кукуруз сөтне 1 килограммга арттыра», – диде спикер.

Нәҗип Хаҗипов терлекләрне баланслы тукландыру буенча уңай мисал итеп «Актүбә» сөт комплексын («Союз-Агро» ҖЧҖ), «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖен китерде. Мәс., «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖендә савым сыерларын тукландыру рационын катнаш азыклар, кукуруз, көнбагыш сыгынтысы, фузо (рапскалдыгы), чөгендер сыгынтысы, салам, сенаж, силос, тоз, акбур, патока, сода һәм башкалар тәшкил итә.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов Марат Ахметов инвестиция компанияләре җитәкчеләрен, кешеләрнең эшкә мөнәсәбәтен һәм кадрлар йогынтысын исәпкә алып, сөт җитештерүгә күбрәк игътибар бирергә өндәде.

«Киләсе елда терлекчелек тармагы үсешен 5 процентка арттыру бурычы тора безнең алда», – диде, чыгышын тәмамлап, министр. Бу бурычны үтәү өчен авыл хуҗалыгы оешмаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда зур эшләр башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International