Татарстан делегациясе II Бөтендөнья ашлык форумы чараларында катнаша

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Сочи шәһәрендә II Бөтендөнья ашлык форумы ачылды. Форум чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.

Делегация составында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм республиканың эре холдинглары, предприятиеләре, ведомстволары җитәкчеләре бар.

Марат Әхмәтов форумны ачу тантанасында катнашты һәм Төркия Республикасының авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм терлекчелек министры Фарук Челик белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы территориясендә «Алабуга” махсус икътисадый зонасы” ААҖендә теплица комплексы төзү проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Аннары Татарстан делегациясе “Ашлык җитештерү һәм ашлык базары: глобаль үзгәрешләр һәм мөмкинлекләр” темасы буенча форумның пленар утырышында катнашты.

Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм делегация әгъзалары 2016-2017 елларда он тарттыру предприятиеләренең бодай белән тәэмин ителеше һәм дәүләт ашлык сатып алу интервенцияләрендә бөртекле ашлыкка ихтыяҗ мәсьәләләре буенча уздырыла торган киңәшмәдә, берничә матбугат конференциясендә, түгәрәк өстәлләрдә һәмбизнес-форумнарда катанашачаклар.

Шулай ук бизнес-бергәлекләре вәкилләре – Cargill компаниясе җитәкчесе Роджер Янсон, Olam International Limited компаниясенең өлкән вице-президенты Раджан Вардхан һәм башкалар белән очрашулар планлаштырыла.

Белешмә өчен. II Бөтендөнья ашлык форумы – ашлык базарына кагылышлы иң эре эшлекле вакыйга, ул тармакны алга таба үстерү һәм глобаль азык-төлек иминлеге мәсьәләләре хакында фикер алышу буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр эшләү өчен абруйлы мәйданчык булып танылды. Форумның программасында эшлекле чаралар уздыру күздә тотыла, алар кысаларында глобаль трендларның дөньякүләм ашлык базарына тәэсире, халыкара ашлык базарында төп киртәләр һәм аларны хәл итү, аграр секторның яңа технологик укладка күчү мәсьәләләре хакында фикер алышулар булачак.

II Бөтендөнья ашлык форумы эшендә 30 илдән 2 меңләп кеше катнаша. Болар  чит илләрнең аграр ведомстволары һәм Россия төбәкләре делегацияләре, халыкара оешмалар, Россиянең һәм чит илләрнең эре агробизнес, финанс институтлары вәкилләре, дөньякүләм танылган галимнәр һәм аналитиклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International