Министрлыкта минераль ашламалар куллану һәм аларны сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда минераль ашламалар куллану һәм аларны сатып алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

«Быел республика игенчеләре бер гектарга 44,2 кг ашлама керттеләр, алдагы ел уңышы өчен кимендә аны 65 кг кертү бурычы куелды», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, аны тормышка ашырып була. Көзге культуралар чәчүлекләре өчен республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 900 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. «Ашламалар кертү – корылыкка каршы тору чараларының берсе. Яфрактан тукландыруның да әһәмияте зур», – дип билгеләп үтте министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел кулланучыларның ашламага булган ихтыяҗы узган елга караганда шактый зур.

Минераль ашламалар куллану динамикасы һәм нәтиҗәләре турында министр урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.

Ул явым-төшем күләме, һава температурасы, туфрак эшкәртү турында сөйләде һәм үсемлекләрне тукландыруга аерым тукталды. «Әгәр үсемлек тиешенчә тукландырылган булса, аны бернинди корылык та куркытмый, аннан һәрвакыт яхшы уңыш алырга мөмкин», – диде Илдус Габдрахманов.

Чәчүлекләрне тиешенчә тукландыру буенча Татарстанда төрле чаралар башкарыла. Шулардан – күпьеллык үсемлекләр мәйданнарын системалы яңарту, сидератлар куллану, салам тарату һәм башкалар.

Министр урынбасары катнашучыларга тагын бер кат чәчүлекләрне тиешенчә ашламаларга кирәклеген искәртте һәм мисалга Тәтеш районын китерде. 2011 елда район бер гектарга 41 кг тсәбеннән ашлама керткән иде, нәтиҗәдә, республика буенча 22 урынга чыкты. 2016 елда ул 69 кг кертте һәм 4 урынга чыкты.

Бүгенгә республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан, көзге чәчүне дә көртеп, гектарга 15,2 кг исәбеннән ашлама тупланган. «Тукай районында бу күрсәткеч – 49, Сарман районында – 49, Зәй районында – 45, Мөслим районында – 26», – дигән мәгълүмат бирде Илдус Габдрахманов.

Киңәшмә азагында Марат Әхмәтов минераль ашламалар сатып алу эшен көчәйтергә кушты. Бу мәсьәлә буенча чираттагы фикер алышу декабрьнең беренче ункөнлегендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International