Республикада 2016 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 141,2 мең тонна шикәр җитештерелгән

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстанда шикәр чөгендере җыелып бетте диярлек. 2016 елның 1 ноябренә 63,1 мең га (планнан 99,8%) мәйданнан 2291,4 мең тонна уңыш алынган.

Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1392,4 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән. Заводларда тәүлеккә уртача 19,9 мең тонна чөгендер эшкәртелә.

Бүгенгә 968,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 141,2 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,3 %.

«Зәй шикәре» ААҖендә 84,4 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 40 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 17,1 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International