Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1589,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 504,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 230,2 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 1255,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 183,5 мең тонна шикәрҗитештерелгән, шикәр чыгышы – 14,4 %.
«Зәй шикәре» ААҖендә 103,2 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 56 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 24,3 мең тонна