Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлешле очрашулар уздыра

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы поселогында чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән очрашу узды.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов, Казан ДАУның агрономия факультеты деканы урынбасары Леонид Егоров, Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире Марс Алиев катнашты.

«Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүендә күп кенә авыр хезмәтләр механикалаштырылан, – диде Азат Мәхмүтов. – Шуңа күрә безгә югары квалификацияле белгечләр кирәк».

Марат Җәббаров авылга белгечләр җәлеп итү һәм аларны анда калдыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан башкарыла торган чаралар турында сөйләде. «Шулар арасында – авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан студентларга 10 мең сум күләмендә түләнә торган стипендияләр. Студент белән килешү төзелә, укуын тәмамлаганнан соң ул 5 ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә тиеш була», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Башкарыла торган чараларның тагын берсе – авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшьгаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту. Ул «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программа кысаларында башкарыла. Белгечләрне АПКга эшкә җәлеп итү максатларында авылларда “Аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелә.

«Бүген аграр тармакка яшь белгечләр бик кирәк, алар районның күп коллективларында – Тукай исемендәге, “АгроМир” һәм башкаларда үзләрен күрсәтә алалар», – диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Аграр уку йортлары вәкилләре укучыларга үзләрендәге факультетлар һәм уку юнәлешләре, укырга керү шартлары, студентлар тарафыннан башкарыла торган төрле кызыктыргыч чаралар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International