Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстанда 2016 елның 10 аенда терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2016 елда республикада авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан(халыкны исәпкә алмыйча) 308,9 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (2015 елга карата – 104%).Шуннан эре мөгезле терлек ите – 78,4 мең тонна (102%), дуңгыз ите – 69,6 мең тонна (101%), кош ите – 158,8 мең тонна (107%).
Шул ук вакыт эчендә сөт 1020 мең тонна җитештерелгән (үсеш - 103%).
Марат Әхмәтов әйтүенчә, терлекләрнең баш санын узган елгы дәрәҗәдә саклап кала алганнар.
2016 елның 10 аенда акчалата табыш 50,1 млрд. сум (узган елга карата 105%) тәшкил итә, шул исәптән сөт сатудан – 18,2 млрд. сум (112%).
Марат Әхмәтов республика хуҗалыкларында сөт җитештерүнең торышын анализлады, булган проблемаларны һәм үсеш нокталарын әйтеп узды. Соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт җитештерү күләме тотрыклы рәвештә арта. Тулаем 3 ел эчендә сөт күләме 138 мең тоннага, ягъни 13%ка арткан. Шул чор эчендә иң югары үсешкә ирешкән районнар: Кукмара, Мамадыш,Әтнә районнары – үсеш - 146%, 1,5 мәртәбә диярлек арткан.
Көчлеләр рәтендә шулай ук - Алькеевск, Балтач, Саба һәм Биектау муниципаль районнары. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Актаныш, Азнакай, Чүпрәле һәм Аксубай муниципаль районнарын да уңай яктан билгеләп үтте, алардагы үсеш – 10%тан 20%ка кадәр.
«Узган атнадагы видеоконференциядә мин Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖендә шикәр чөгендере сатудан акчалата кергән табыш турында сөйләгән идем. Шул ук хуҗалык 750 сыердан һәркөнне тагын 19 тонна сөт сава», – диде Марат Әхмәтов.
Ул муниципаль районнар башлыкларына, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә сөт терлекчелеге мәсьәләләренә, сөт җитештерүгә бик җитди карарга кушты. «Бүген сөт базарындагывәзгыять җитди үзгәрештә, – диде Марат Әхмәтов. – Товар җитештерүчеләрнең дә, югары дәрәҗәне саклап кала алган тармакларның да керемнәре яхшы».