Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарда үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгак ясалды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнарда һәм инвесторлар тарафыннан агымдагы елда үсемлекчелек тармагы буенча башкарыла торган эшләргә йомгаклар ясау һәм 2017 елга үсеш планнары буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмәләр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә үтте.

Чараларда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм агрохимик хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Бүгенге көнгә баланс комиссиясе аша 17 район һәм «Красный Восток-Агро» ИК ҖЧҖ узды. Нотыклар һәм һәм мәгълүматлар тыңланганнан соң, районнарның һәм хуҗалыкларның үсемлекчелектәге эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, 2017 елга үсеш нокталары билгеләнде, җитештерү күләмнәрен арттыру өчен үсеш агымдагы елга караганда 10%ка артыграк итеп планлаштырыла.

Әтнә, Теләче һәм Саба муниципаль районнары җентекле анализ ясаганнар, бу эшкә Алексеевск, Бөгелмә һәм Актаныш муниципаль районнары җавапсызрак караганнар. Барлык районнарга хуҗалыкларда шундый баланс комиссиясе үткәрергә, үсемлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру мәсьәләләрен җентекләп карарга, чәчүлек мәйданнары структурасын оптимальләштерергә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә, сортлар сайлауга, югары репродукцияле орлыклар сатып алуга, шулай ук язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен финанс ресурсларына ихтыяҗны билгеләүгә аерым игътибар итәргә тәкъдим ителде.

Калган муниципаль районнар һәм инвесторлар вәкилләрен тыңлау буенча шундый киңәшмәләр декабрь аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International