«Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклын «Кышны каршылау» бәйрәме дәвам итә. Чара шимбә көнне, 26 ноябрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта булачак. Бәйрәмне «Инвестицияләрнең һәм новацияләрнең республика агросәнәгать үзәге» ДУП оештыра.
«Кышны каршылау» бәйрәме кунаклары, балалар һәм олылар өчен уздырыла торган мавыктыргыч конкурсларда катнашып, кыйммәтле призлар ота алалар. Казанның иң оста пешекчеләре пылауның төрле төрләрен әзерләү буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр, кунаклар, алардан авыз итеп, җиңүчене билгели алалар. Чарада катнашучылар шулай ук милли костюмлы тамашалар күрә, төрле тәмле ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйлана алалар.
Моннан тыш, республика иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырыла.
Бәйрәм чарасы 11:00 сәгатьтә башлана.