Республикада 2016 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 215,3 мең тонна шикәр җитештерелгән

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1671,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 568,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 248,8 мең тонна.

Шикәр заводларында барысы 1466,4 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 215,3 мең тонна шикәрҗитештерелгән, шикәр чыгышы – 14,4 %.

«Зәй шикәре» ААҖендә 118,8 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 67,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 29,4 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International