2016 елның 6 декабрендә 2016 һәм 2017 елларда авыл хуҗалыгы кооперативларын булдыру планының үтәлеше, шулай ук кече хуҗалыкларга грант ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимындагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде.
Чарада Брянск, Калининград, Мәскәү һәм Тула өлкәләреннән төбәк АПК идларәләре органнары һәм кооперативлары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе урынбасарлары Олег Земсков, Рашат Шәймәрданов,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың кулланучылар кооперативлары рәисләре катнашты.
Владимир Свеженец үз чыгышында 1 декабрьдә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең мөһимлеген ассызыклавын билгеләп үтте. «Безнең алда ике ел эчендә кимендә 1500 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзү бурычы тора, - диде ул. - Куелган бурычларны үтәү өчен, төбәкләр үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү программасын һәм башка норматив-хокукый актлар эшләргә кирәк”.
Киңәшмәдә дәүләт ярдәме чараларын берләштерүгә бәйле мәсьәләләр каралды, шул исәптән кече хуҗалыкларга грантлар бирү хакында да фикер алыштылар.
“Бердәм” субсидияләр бирүнең яңа кагыйдәләрендә авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итүнең билгеләнүе өстенлекле юнәлешләрдән санала. “Бердәм” субсидиянең гомуми күләме 2017 елда федеральбюджеттан төбәкләргә 36 миллиард сум булачак, шулардан 7,7 миллиард сумы фермерларга һәм кооперативларга грантлар бирүгә җибәреләчәк», – дип билгеләп үтте Владимир Свеженец.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның кушуы буенчакооперация өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча эшче төркем төзелүе турында да әйтелде.
Алга таба авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү һәм кече хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча төбәкләрнең АПК идарәләре органнары вәкилләре сөйләделәр. Татарстан Республикасыннан министр урынбасары РишатХәбипов чыгыш ясады.
«Республикада 451,2 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, – диде Ришат Хәбипов. – 2015 елда алар тарафыннан 115 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу күрсәткеч республикада җитештерелгән барлык күләмнең – 214 млрд. сумнан 50 %тан артыгын тәшкил итә».
Татарстан Республикасында 203 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлүе турында әйтте министр урынбасары. Кооперация системасын үстерү өчен кулланучылар кооперативларына шактый күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 28 декабрендәге 1460 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан Россия кредит оешмаларында алынган кредитлар һәм авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар оешмаларында алынган заемнар буенча процентлартүләүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү карала. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары 40 млн.сумга кадәр субсидияләнә торган кредит ала алалар. Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасы күләмендә субсидия 10% тәшкил итә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 14 мартындагы 138 номерлы карары нигезендә әзерләү-куллану кооперативларының, кулланучылар кооперациясе оешмалары һәм предприятиеләренең ит, йон һәм күн чималы сатып алуга, эшкәртүгә һәм сатуга тоткан чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр карала.
«Татарстан Республикасында 2015 елдан “2015-2017 еллрга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” максатчан программасы федераль үзәк катнашында гамәлгә ашырыла: грантларның 70%ы – Россия Федерациясе бюджетыннан, 30%ы Татарстан Республикасы бюджетынан финанслана», – дип, билгеләп үтте Ришат Хәбипов.
«Планны үтәү кысаларында Татарстан Республикасында 2016 елда 31 кооператив төзелде, 2017 елда тагын 41не төзү күздә тотыла», – диде Ришат Хәбипов.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатларында авыл җирлегендә агросәнәгать парклары проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Андый комплекслар Татарстан Республикасының Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Бөгелмә, Азнакай һәм Теләче муниципаль районнарында төзеләчәк.