Кичә, 7 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елда агросәнәгать комплексының фаразланучы финанс нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашында узды.
Анда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, инвестор-предприятиеләр – «Татагролизинг» ААҖ, «РАЦИН» ДУП, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, «Красный Восток Агро» ААҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул АПК предприятиеләре җитәкчеләрен хуҗалык хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм аларны кызысындыру чаралары мәсьәләләренә игътибарны арттырырга кушты.
Аннары “2016 елда агросәнәгать комплексының фаразланучы финанс нәтиҗәләре” темасына нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгының тулаем продукция үсеше Зәй, Сарман, Чүпрәле, Спас,Яңа Чишмә, Тәтеш, Мөслим, Бөгелмә, Азнакай, Аксубай муниципаль районнарында күзәтелә. Тәтеш районында, мәсәлән, үсемлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруга бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру, минераль ашламалар туплау һәм югары табышлы культуралар мәйданнарын арттыру исәбенә ирешелгән.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Нурлат, Актаныш, Ютазы, Балык Бистәсе, Түбән Кама муниципаль районнарында, шулай ук башка районнарда да булган резервлардан тиешенчә файдаланмыйлар.
«Киләсе елда без үсемлекчелек буенча җитештерүне 10 процентка һәм терлекчелек буенча 5 процентка арттырырга тиеш, – диде, йомгак ясап, Ришат Хәбипов. – Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен шактый тырышырга туры киләчәк».