Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан конкурска кертелгән 45 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 15 КФХ грантларга ия булды.
Татарстанда “яшелчәчелек” юшәлеше буенча – 2 бизнес-проект, җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча – 1, бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча 1 бизнес-проект гамәлгә ашырыла. Шулай ук терлекчелек юнәлешләре буенча проектлар бар: 2 – сөтчелек юнәлешендә (94 сыерга исәпләнгән), 3 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча (125 башка), 1 – кошчылык буенча (10 мең баш каз), 2 – ат үрчетү буенча (90 ат), 2 – сарыкчылык буенча (361 башка) һәм 1 проект – кәҗә үрчетү буенча (50 кәҗә).
Программа шартлары буенча (һәр 500 мең сум грантка 1 эш урыны булдыру) фермерлар тарафыннан кимендә 45 өстәмә эш урыны булдырылачак.
Моннан тыш, күрсәтелгән программа кысаларында конкурста җиңүчеләр авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алу өчен 2017 елда “Лизинг-грант” программасы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла торган конкурста катнашуга гариза бирә алалар, ул конкурс нәтиҗәләре буенча сатып алынган техника өчен аванс түләве буенча фактта тотылган чыгымнарны лизинг шартнамәсе нигезендә ташламалы шартларда кайтарып булачак.