Республика территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга башлангыч йомгаклар ясалды

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу узды. 46 көн исәпкә алу барышында Татарстан Республикасында 484 меңнән артыкобъект исәпкә алында, шул исәптән 406 мең хуҗалык – авыл җирлегендә (84%) һәм 42,8мең хуҗалык – шәһәрдә (9%). Гражданнарың бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре – 1382, авыл хуҗалыгы оешмалары – 752 һәм крестьян-фермер хуҗалыклары – 3326.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының 85%ы җитештерү белән шөгыльләнә, фермер хуҗалыкларының һәм индивидуаль эшкуарларның – 83%ы, һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка индивидуаль хуҗалыклары 90%тан артык.

Моңа кадәр авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда узган иде. 10 ел эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү структурасы үзгәргән. Авыл хуҗалыгы оешмалары өлеше кимегән (2006 елда – 48,7% булса, 2015 елда 46,2%ка калган), шул ук вакытта крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше арткан (4,8%тан 7,5%ка кадәр). Халыкның шәхси хуҗалыклары үзгәрмәгән диярлек (46,5% һәм 46,3%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International