Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1729,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 856 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 620,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 253,1 мең тонна.
Шикәр заводларында барысы 1616,3 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 237,6 мең тонна шикәрҗитештерелгән, шикәр чыгышы – 14,4 %.
«Зәй шикәре» ААҖендә 130 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә –74,8 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 32,8 мең тонна.