Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2017 елда Татарстан Республикасының машина-трактор паркын 8 млрд. сумга яңартырга җыенабыз

2016 елның 17 декабре, шимбә

Республика агросәнәгать комплексының техник тәэмин ителеше һәм аны ныгыту бурычлары турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасы буенчаагросәнәгать комплексы җыелма продукциясен үткән елның шушы чорына караганда 18%ка арттыру бурычы куелган. Моны тиешле техник ярдәмнән башка хәл итү бик кыен булачак, диде министр. Республика АПКсының гамәлдәге техник куәте барлык сөрүлекләрне дә эшкәртергә, игенчелектә һәм терлекчелектә технологик эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә, әмма боларны оптималь срокларда үтәп булмый. Шуның өстәвенә техника паркы шактый тузган һәм аны соңгы унъеллыкта яңарту лизинглар һәм республика программалары исәбенә башкарылды. 

Федераль лизинг буенча «Росагролизинг» АҖ аша 2016 елда республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1,5 млрд. сумлык 538 берәмлек техника (86 комбай һәм 36 трактор) кайтарылган. Киләсе елга лизинг беләнтәэмин ителешне 2,5 млрд. сумга җиткерү планлаштырыла.

«1432» программасы буенча 25% ташламалы 337 шартнамә теркәлгән һәм 1,4 млрд. сумлык 664 бер.техника алынган, әзерләүче заводлар тарафыннан ташламалар 394 млн. сум тәшкил итә. 

Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын техник һәм технологик яңартуга «40х60» программасы буенча республика  бюджетыннан 2014 елдан бирле ел саен 2 млрд. сум акча бүленә, ул сатып алынган авыл хуҗалыгы машиналарын, терлекчелек, эшкәртү, мелиорацияләү һәм химияләштерү тармагы җайланмаларын субсидияләүгә тотыла.  

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, соңгы 3 елда республикада 1097 трактор, 365 ашлык җыю комбайны, 146 терлек азыгы комбайны сатып алынган. Техника белән тәэмин итү Әлмәт, Бөгелмә, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районнарында түбән.  

«Татарстан АПКсының энергетик тәэмин ителеш дәрәҗәсе бүген 100 га чәчүлек мәйданына 153 ат көчен тәшкил итә, бу Европа илләренә һәм АКШларына караганда өч мәртәбә кимрәк. Бу күрсәткечне арттыру өчен Роагролизингның еллык бәяләр артымы 3,5%тан күбрәк булмаган ресурсларыннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Россиядә мондый кредитлар юк, шуңа күрә районнарга һәм агрохолдингларга, үз планнарын яңадан карап, чәчүгә кадәр техника алып калу өчен тиз арада заявкалар бирергә кирәк», – дипмөрәҗәгать итте министр аграрийларга.

Марат Әхмәтов хуҗалыкларны параллель рәвештә Татагролизинг хезмәтләреннән файдаланырга өндәде. Ул Татарстан Республикасы Президентына, кече КФХларны, гаилә фермаларын һәм начаррак хәлдә булган хуҗалыкларны техник тәэмин итү өчен Татагролизингның устав капиталына 300 млн. сум акча бүлеп бирүне сорап, мөрәҗәгать итте, аграрийлар исә соңыннан исәп-хисапны яңа уңыштан ясаячаклар.

Киләсе елда тагын бер яңалык көтелә – нефть районнары өчен «Татнефть» ГАҖ катнашында  33х33х34 схемасы буенча авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алу субсидияләнәчәк («Татнефть» х Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы х авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – һәрберсе 100 млн. сум).

«Шушы чаралар нәтиҗәсендә республика машина-трактор паркы 2017 елда  8 млрд. сумга яңартылачак», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International