Марат Әхмәтов: теләсә нинди икътисадның нигезен халыкның эш белән тәэмин ителеше тәшкил итә

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл халкының эш белән тәэмин ителеше һәм кече хуҗалыклар мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашында узган бүгенге киңәшмә зона семинар-киңәшмәләр сериясеннән соңгысы – йомгаклау киңәшмәсе иде. Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар Аксубай, Кукмара, Тукай муниципаль районнарында узды.

Семинар Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә үтте. Утырышны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов ачты.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов җыелышта катнашучыларны районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларының үтәлеше һәм төзелгән объектлар турында сөйләде.

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнарындагы кече хуҗалыклар эшчәнлегенә йомлак ясады. «Теләсә нинди икътисадның нигезен халыкның эш белән тәэмин ителеше тәшкил итә», – диде Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә. Халыкның эшлекле активлыгы буенча эш алып бару – республика хакимиятие бурычы гына түгел, ә җирле үзидарә органнары да моның белән актив шөгыльләнергә тиеш.

Киләсе елда Татарстан аграрийлары алдына игенчелек буенча җитештерү үсешен - 10%ка арттыру, ә терлекчелек буенча 5 %ка арттыру бурычы куелды. Бу күрсәткечләргә ирешүдә кече хуҗалыклар зур рольуйнаячак. «Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча җитештерү күләмнәрен киметергә ярамый», – дип ассызыклады министр.

Быел кече хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млрд. сумнан артык ярдәм бирелде.

«Районнарда сөтне сатып алу бәяләре һәм аренда түләве мәсьәләләре аерым контрольдә булырга тиеш», –дип искәртте Марат Әхмәтов.

Киңәшмә ахырында министр муниципаль районнар башлыкларын һәм кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләрен кооперация буенча эшне көчәйтергә өндәде.

Чара кысаларында шулай ук “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы” номинацияләре буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International