Министрлыкта ТАССРның элеккеге авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншинны искә алуга багышланган тантаналы чара узды

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Игенчеләр сараенда элеккеге ТАССРның элеккеге авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншинны искә алу кичәсе узды. Әлеге матур чарага Министрлык хезмәткәрләре, республиканың агросәнәгать комплексы ветераннары, аның элеккеге хезмәттәшләре, Госман Җиһаншинның туганнары, гомумән, аны якыннан белгән, аның белгән бергә эшләгән, аны бик якын һәм үз иткән кешеләр чакырылган иде.

«Республикабызны үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхесләрне тарих онытмый. Шундый затларның берсе – Госман Шаһи улы Җиһаншин», – дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Әгәр Госман Җиһаншин исән булса, бу елның 26 сентябрендә аңа 90 яшь булыр иде, диде министр. «Әмма язмыш үзенекен иткән, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - ТАССР авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән чорда Госман Җиһаншин белән миңа бер мәртәбә генә очрашырга туры килде. Аның хезмәттәшләре сүзләренә караганда, ул үтә дә тыйнак, белемле, хезмәт сөючән кеше, шул ук вакытта талантлы җитәкче һәм оештыручы булган».

Аннары очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең видео-чыгышын тыңладылар. Ул аның турында, аның гаиләсе, балалары турында бик матур истәлекләр сөйләде. «Бу кешенең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калыр. Ул салган эзләр озак еллар буе сакланыр. Аның истәлеген без буыннан-буынга күчерергә тиеш», – дип, сүзен тәмамлый Минтимер Шәймиев.

Әтнә районы “Искра” колхозының элекке рәисе Фәйзрахман Галиев Госман Җиһаншин белән мәктәп елларыннан ук таныш булуы хакында сөйләде. «Республика үсеше өчен фидакарь хезмәт иткән кешеләрне олылый, искә ала торган кешеләрнең булуы сөендерә. Әгәр без бу традицияне һәм шундый искә алуларныяшь буынга җиткерми калсак, милләтебезнең киләчәге булмас иде. Госман белән без мәктәп елларыннан башлаган дуслыкны гомер буе саклый алдык», – диде, горурланып, Фәйзрахман Галиев.

Арча районының элеккеге «Чулпан» колхозы рәисе Наил Сабиров Госман Җиһаншинның игелекле, тәртипле, хезмәт сөючән булуын раслаган матур истәлекләр сөйләде. «Үз вакытында мин аннан үрнәк ала идем. Җиргә аерым хөрмәт һәм ярату белән карый иде ул, икейөзле кешеләрне яратмый иде. Госман Җиһаншин авыл хуҗалыгы инспекциясе булып эшләгәндә, мин аның җитәкчелегендә эшләдем. Без дә аның таләпләренә туры килергә, аның үзе кебек төгәл булырга, алган йөкләмәләрне вакытында үтәргә тырыша идек», – дип сөйләде ул.

ТАССРның элеккеге авыл хуҗалыгы министры Марат Сираев, Госман Җиһаншинның бай тәҗрибәсенә, аның тыйнаклыгына, кешеләр белән уртак тел таба алуына гел гаҗәпләнә идем, дип сөйләде. «Мине үзенә беренче урынбасар итеп чакыргач, мин, икеләнмичә дә, ризалаштым. Аның белән бергә эшләгән еллар минем өчен зур тәҗрибә булды. Ул төнгә кадәр эшли иде. Башлаган эшен хәл итмичә, эштән китәргә ашыкмый иде. Бик итагатьле, сабыр, эшчән кеше иде һәм бар кешегә үрнәк булып яшәде», – дип, матур истәлекләре белән бүлеште Марат Сираев.

Госман Җиһаншин турындагы күркәм истәлекләр белән тагын Әтнә РИКның элекке рәисе урынбасары РинатФазлыйәхмәтов, Спас муниципаль районы башлыгы Рамил Нугаев, элеккеге 1 Май колхозы рәисе ЛәисӘхмәтҗанов, элеккеге «Ленинчы» колхозы рәисе Лифкать Фәһәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Фәйзуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Госман Җиһаншинның кызы – Ләйлә Мәүлюдова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә шундый чара оештырганнары өчен рәхмәт әйтте. «Әтиебез турында бик матур сүзләр ишеттек, – диде Ләйлә. – Үзебезнең гаиләгә килгәндә исә, әти-әниебез безгә бик зур мәхәббәт үрнәге булдылар, аны безгә дә сеңдереп калдырдылар. Алар бергә 40 ел яшәделәр һәм бер-берсен тулыландыралар иде. Әнием Зәкия әтиемә һәрвакыт терәк булды, ә әтием өйдә тудырган җылылык өчен әниемә рәхмәтле иде».

Очрашуда катнашучыларга Госман Җиһаншинның улы Айрат Җиһаншин да рәхмәт белдерде. «Әтиебез турында без моңа кадәр күп белсәк тә, бүген без тагын яңа мәгълүматлар да ишеттек. Әтиебезне шулай хөрмәт итүегез, якын күрүегез өчен, җылы, матур истәлекләр өчен барыгызга да зур рәхмәт», – диде АйратҖиһаншин.

Белешмә өчен. Җиһаншин Госман Шаһи улы (26.09.1926 – 12.11.1992) Татарстан АССРның Арча кантоны Олы Әтнә авылында туган. 1971 елдан 1983 елга кадәр ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын били. «Батырлык өчен» медале«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Кенигсбергны алган өчен» медале, «Совет Армиясе һәм Флотының XXX еллыгы»медалеХезмәт Кызыл Байрагының ике ордены (1966 һәм 1971 еллар), «Фидакарь хезмәт өчен» медалебелән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International