Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланды

2016 елның 24 декабре, шимбә

“Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ мәйданчыгында урнашкан ярминкә эшендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Республика Президентын ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ генераль директоры Олег Власов һәм башка рәсми затлар каршылады.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карап чыкты, китерелгән продукциянең ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Әлеге мәйданчыкта бүген Мамадыш, Арча, Балтач, Апас,Кукмара һәм Саба муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Болар – ит, йомырка, сөт, май, шикәр, он, ярмалар, бәрәңге, яшелчәләр, бал, ашлык, өй эшләнмәләре һәм башка күп төрле товарлар. Барысы 13,2 млн. сумлык продукция китерелгән, 185 машина килгән.

Яңа ел алдыннан килүчеләрнең күңеленә Кыш Бабай һәм Кар Кызы, республика районнарының иҗат коллективлары да бәйрәм өстәделәр.

«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ вәкиле Лилия Баранова әйтүенчә, ярминкәләрдә катнашу алар өчен традициягә әверелгән.

«Безнең продукцияне халык ярата һәм ул бик әйбәт сатыла», – диде Лилия Баранова.

Саба муниципаль районыннан КФХ башлыгы Фәннур Абдуллин ярминкәгә 250 кг сыер ите китергән. «10 килограмм гына сатасы калды, – дип сөйләде КФХ башлыгы. – Мин ярминкәләрне бик хуплыйм, үзебезнең продукцияне сату өчен зур мөкинлек бу».

Казанның 10 мәйданчыгында узган бүгенге ярминкәләр гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезонын яптылар. 2016 елда барысы 33 ярминкә уздырылды. «Ярминкә чаралары елдан-ел уңышлырак оештырыла. Һәр ярминкәдә сатып алучыларга югары сыйфатлы, төрледән-төрле продукция сатылды, иң мөһиме, аларның бәясе башка базарлардагыга һәм кибетләрдәгегә караганда күпкә арзанрак иде», – дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International