Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта «Хайваннар дөньясында» бәйрәме узды

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Бүген Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта «Хайваннар дөньясында» бәйрәме узды. Бу бәйрәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештырды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнашты.

«Хайваннар дөньясында» бәйрәме үз исемен тулысныча аклады. Монда атлар да, бозаулар, сарыклар, кәҗәләр дә, куяннар, күркәләр, тавыклар, әтәчләр дә, енот, фазан, хәтта карга да бар иде. «Бөреле» ЯАҖ төлке, ак төлке, кеш, чәшке алып килгән. КФХ «Таҗетдинов Г.Ф.» КФХ – башкорт-урал токымыннан казлар алып килгән.

«Хайваннар дөньясында» бәйрәме кунаклары, мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашып, призлар оттылар. Кайнар пылау, шашлык, уха кебек ризыклардан авыз иттеләр. «Без бәрән итеннән шашлык, беленнәр пешердек, чәй әзерләдек», – дип сөйләде «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Рөстәм Хашимов.

Доктор Айболитның дәвалау пунктында йорт хайваннары хуҗаларын Казанның Авиатөзелеш районы ветеринария дәвалау пункты белгече Альберт Гарипов кабул итте. «Әлбәттә, монда бик нигезле кабул итеп булмый инде, шулай да, керүчеләр булды, консультация алып киттеләр”, – диде ветринария табибы.

Кыш Бабай тирәсендә дә балалар күп булды, шигырьләр сөйләп, Кыш Бабай капчыгыннан бүләкләр алып киттеләр.

Моннан тыш, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, “Рамай” ФХ ҖЧҖ,  “Рус Мәрмәре” АПК ЯАҖ, «Карлинский» Ит йорты, “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Нырты” АХП» ҖЧҖ, «Услонская пчела» КФХ, «Ватан» КФХ, «Арча» ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр продукциясен сату ярминкәсе дә оештырлган иде.

Арча районыннан КФХ башлыгы Рәиф Камалиев 320 кг сыер ите алып килгән, Теләче районыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Нияз Сабирҗанов бал һәм бал продуктлары алып килгән. «Сату яхшы бара, бал алучылар күп, – ди Нияз Сабирҗанов. – Казанда шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашам».

Чараның кульминациясе лотерея уйнату булды, җиңүчеләр төрле призлар оттылар – каз түшкәсе, тавык, үрдәк, куян түшкәләре, Казан зоопаркына билетлар, «Юркин парк» динозаврлар паркына билетлар,бадминтон, тюбинги уенннары әйберләре, шулай ук тере тавык, әтәч, куян. Барысы 30 бүләк тапшырылды. Төп призны – тайны – Зеленодольск районыннан Ильяс Нигъмәтҗанов алып китте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International