Бүген республика ветеринария табибларына яңа «Лада Гранта» автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантана Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды.
«Ветеринария хезмәте бүген шактый җитди бурычлар башкара. Ул хезмәт безнең өчен Сәламәтлек саклу министрлыгы кебек үк әһәмиятле», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм тулаем туклану культурасытерлекчелек торышына бәйле. Шуңа күрә ветеринария табиблары терлек авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлешендә мөһим функцияләр башкаралар.
Агымдагы елны республика уңышлы нәтиҗәләр белән тәмамлый, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, диде Рөстәм Миңнеханов. АПК продукциясе күләме 5,2%ка артты. Шуның шактый өлеше терлекчелеккә туры килә.
«Бүген республикада безнең ветеринария хезмәтләренә ярдәм күрсәтү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла: күчмә һәм стационар пунктлар белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү. Белгечләрнең мобильлеген арттыру өчен бүген аларга яңа автомобильләр тапшырабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә һәрьяклы ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген республикада 126 участок ветеринария пункты төзелде, 100гә якын объектка капиталь ремонтясалды. Ельярым өчендә без 84 машина тапшырдык, бүген безнең хезмәттәшләр тагын яңа 55 автомобильала», – диде ул.
Автомобильләр 50 район һәм шәһәр ветеринария хезмәтләренә тапшырылды. Тагын 5 машина Россия авыл хуҗалыгы күзтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә бирелде.