Кичә, 21 декабрьдә, Казанда ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән, бизнесменнардан һәм тармак ассоциациясе вәкилләреннән торучы компетенцияле жюри, халык тавыш бирүен исәпкә алып һәм бизнесменнарның Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләү максатында, эшкуарлык берлегенең иң яхшы 100 вәкилен сайлап алды.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге рәисе урынбасары Артур Николаев һәм профильлеминистрлыклар вәкилләре тапшырды.
Конкурс йомгаклары буенча лауреатлар булып авыл эшкуарлыгы вәкилләре дә танылды, болар – Буа районыннан фермер хуҗалыклары башлыклары Алексей Кубайкин һәм Юрий Чернов, Менделеевскрайоныннан – Альберт Смирнов, Кайбыч районыннан – Рамиля Щукина, Баулы районыннан – РафисИбраһимов, Кукмара районыннан – Таһир Бариев һәм Васил Сафин, Чирмешән районыннан – Ринат Әхтәмов, Зеленодольск районыннан – Динар Сабитов, Әлки районыннан – Фәнис Бакиров, Тәтеш районыннан – ДамирШәйдуллов. Җиңүчеләр булып шулай ук эшкуарлар: Нурлат районыннан Илфат Сафин һәм Кукмара районыннан Лена Галиева, Арча районыннан Даниял Фәсәхиев танылдылар.
«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2013 елдан башлап үткәрелә. Конкурс бизнесменның эшкуарлык сәләтен һәм тулаем икътисад үсешенә керткән өлешен бәяли.