Аграрийларның алдагы чәчү кампаниясенә әзерлеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, агымдагы елда республика АПКсы алдында яңа бурычлар тора, шуларның иң мөһиме – Татарстан АПКының үсеш темпларын 5%тан артыграк дәрәҗәдә саклап калу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 2017 ел уңышы өчен 600 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Көздән чәчүлекнең 92% кышка яхшы халәттә керде, диде. Кар катламы да кырларда калын ятты, ул көзге дымлылык кытлыгын тулыландырачак, бу да уңышка эшли, диде министр.
Марат Әхмәтов, уңыш муллыгы ашлама белән оста эшләүгә дә бик бәйле, дип, билгеләп үтте. Ул узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның аграрийларга куйган бурычын искә төшерде:һәр гектарга кимендә 65 кг минераль ашлама кертелргә тиеш. Бүгенгә республикада 74 мең тонна минеральашлама тупланган, бу – гектарга 25,8 кг туры килә, узган елның шушы чорына караганда 2 мәртәбә артыграк тупланган.
«Динамика начар түгел, әмма 65 кг-га кадәр ерак әле. Әтнә районы бик актив эшләде бу юнәлештә. Ел башына инде бу районда гектарга 65,2 кг ашлама тупланган. Бу – республика буенча иң яхшы күрсәткеч», – диде Марат Әхмәтов.
Министр ашламалар бәясенең көннән-көн артуын да өстәп әйтте. Бер тонна аммиак селитрасының бәясе бүген 13,5 мең сум тора. Узган ел февраль башында аның бәясе 10%ка диярлек күтәрелгән. Бу тенденциябыел да кабатланмый калмас, диде ул.
Марат Әхмәтов, Татарстан аграрийларына ярдәм итү өчен чәчү башланыр алдыннан федераль һәм республика бюджетларыннан 1,7 млрд. сумнан артык акча бүленәчәк, диде. Бу акчалар минераль ашламалар – диаммофоска һәм аммиак селитрасы сатып алырга тотылачак.