Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елгы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Анда районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башында Нәҗип Хаҗипов федераль дәүләт ярдәме күрсәтү шартлары турында сөйләде. «1 кг сөт өчен субсидияләр быел сыерларның баш санын былтыргы дәрәҗәдән төшермичә саклап калуны исәпкә алып биреләчәк», – диде министр урынбасары.
2016 елда терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре уңай, дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 372 мең тонна ит (2015 елга карата 104%), 1205 мең тонна сөт (103%)җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым 5176 кг (+141 кг) тәшкил итте. Эре мөгезле терлекләр саны 742 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 250 мең баш. Туган бозаулар саны – 279 мең баш (101%).
Түбәндәге районнарда эре мөгезле терлекләр саны үткән елга караганда артты, болар: Кукмара,Зеленодольск, Зәй, Минзәлә, Әтнә, Актаныш, Балтач, Нурлат, Чүпрәле районнары. Терлекләр саны кимегән районнар: Чирмешән, Чистай, Әлки, Алабуга, Баулы, Буа, Бөгелмә районнары.
Сыерлар саны Зәй, Спас, Менделеевск, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Арча районнарында арткан. Сыерлар саны кимегән районнар: Чистай, Әлмәт, Чирмешән, Алексеевск, Питрәч, Түбән Кама, Баулы, Әгерҗе, Зеленодольск районннары.
Сөт җитештерүне арттырган районнар: Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Актаныш, Азнакай, Аксубай, Зәйрайоннары. Сөт күрсәткечләре түбән булган районнар: Кама Тамагы, Әлмәт, Чистай, Теләче, Буа, Мамадыш, Кайбыч муниципаль районнары.
Министр урынбасары эре мөгезле терлек итен җитештерү һәм сату, сыерларның продуктивлылыгы мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга сөт җитештерүне терлекләрнең генетик мөмкинлекләре һәм аларның продуктивлылыгы аша арттыруга, баланслы рационнар булдыруга, терлекләрне югары протеинлы, туклыклы азык белән тукландыруга игътибар бирергә кушты, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләрен тармакта югарырак күрсәткечләргә ирешү өчен үзләрендә булган резервларны табарга һәм кулланырга өндәде.