13 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм инвестиция компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Татарстан терлекчеләре алдында быел мөһим бурыч тора – терлекчелек продукциясен җитештерүне узган елга караганда 5%ка арттырырга. Бүгенге очрашу шул мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган иде.
Республика районнарында сөт җитештерүнең торышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
«Татарстанда бер килограмм сөтнең уртача сатып алу бәясе бүген 27,88 сум тәшкил итә», – дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.
Аның чышышыннан күренгәнчә, республиканың 16 районы базар конъюнктурасыннан уңышлы файдалана һәм сөт җитештерү күләмнәрен арттыруны тәэмин итә. Мәс., Кукмара, Зәй һәм Әтнә районнарыгыйнварның 11 көне эченд сөт җитештерүне 4 – 5,5 тоннага арттырдылар. Бу көннәрдә Нурлат, Аксубай районнарында да әлеге юнәлештә шактый эшләр башкарылган – үсеш 2016 елның шул чорына карата 9%. Лидерлар рәтендә шулай ук Балтач, Азнакай, Лениногорск, Саба, Тәтеш һәм Яңа Чишмә районнарын да күрергә була. «Агымдагы елда Мамадыш һәм Теләче районнары да алдынгылар исемлегенә керергә омтылдылар», – диде Нәҗип Хаҗипов.
Терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләренә игътибар бөтен җирдә дә тиешле дәрәҗәгә куелган дип әйтеп булмый, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Мәс., Чистай районының «Транс Агро»ҖЧҖендә, Балык Бистәсе районының «Бариев» КФХында бу эш канәгатьләнерлек түгел.
Күрсәткечләрне арттыру бары тик терлекләрнең азык рационы баланслы булганда һәм урыннарда эш дөрес оештырылганда гына ирешергә мөмкин булуы билгеләнде киңәшмә барышында.
Аннары савым сыерларын карау һәм тукландыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Киңәшмә азагында Марат Әхмәтов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына һәм компанияләр җитәкчеләренә хуҗалыкларның сөт җитештерү эшчәнлеген анализларга, булган резервларны кулланырга һәм җибәргән хаталарны төзәтергә кушты. «Әлбәттә, сөт җитештерү – күп предприятиеләр эшчәнлегенең нигезе ул, әмма бу финанс ресурсларын арттыру ысулы да. Алдагы чәчү кампаниясен истә тотканда, аннан кергән акчалар бер дә артык булмас», – диде министр.