Татарстанның оешмаларында 2016 елда тере үлчәмдә 190,3 мең тонна кош ите һәм 838,4 миллион данә йомырка җитештерелгән

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Сәнәгати кошчылыкны үстерү буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерлар рәтендә һәм Россия Федерациясенең 10 топ-субъектына керә. 2016 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тере үлчәмдә 190,3 мең тонна кош ите (2015 елга карата 107%) һәм 838,4 миллион данә йомырка җитештерелгән.

Кош ите җитештерү буенча төп үсеш «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 120,3 мең тонна (104%) һәм «Барс» ПК” ҖЧҖендә – 55,4 мең тонна (104%) күзәтелә. Бу юнәлештә шулай ук Яшел Үзән районының «Залесный»АФ” ҖЧҖ үзеннән зур өлеш кертте – 3,1 мең тонна күркә ите (193%) җитештерде, Лаеш районыннан «Рамай» фермер хуҗалыгы 1,3 мең тонна (119%) үрдәк ите җитештерде, Питрәч районының «Кощаково»АХП ҖЧҖ – 0,4 мең тонна (108%) каз һәм үрдәк ите җитештерде.

«Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖ йомырка җитештерүне 128,7 млн. данәгә кадәр (115%) арттырды. Бөгелмә районының «Племпродукт» ҖЧҖендә 150 баш кошка исәпләнгән ике плекмрепродуктор җитештерү мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. 2017 елда монда 40 млн. инкубация йомыркасын җитештерү күздә тотыла. «Кобб 500» кроссының инкубация йомыркасын 65 млн.данәгә җиткерү өчен 10 мәйданчык төзү планлаштырыла.

Җитештерү күрсәткечләрен арттыруга гамәлдәге кошчылык объектларын төзекләндерү һәм яңарту, кошларны ашату һәм тотуның инновацион технологияләрен үзләштерү, ресурсларны саклау чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешеп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International