Россельхозбанк һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграрийларны 5% ставка белән ташламалы кредитлау буенча килешүгә кул куйдылар

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Россельхозбанк» АҖ Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча килешү төзеделәр. Субсидияләүнең яңа тәртибе буенча 2017 елда кредитлар буенча процент ставкасы өлешен компенсацияләү акчаларын турыдан-туры вәкаләтле кредит оешмаларына бирү карала, нәтиҗәдә, банклар аграрийларга кредитларны 5% еллык ставкадан арттырмаган күләмдә бирә алалар һәм аграрийлар өчен да дәүләт ярдәмен алу процессы җиңеләячәк.

«Россельхозбанк» АҖ программада катнашучы банклар арасыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән шундый килешү төзегән беренче банк. Якын арада банк яңа тәртип буенча акчалар бирә башлый.

«Россельхозбанк әлеге механизмны гамәлгә кертүне эзлекле рәвештә хуплады, ул элеккеге процедураныүзгәртергә кирәклеген берничә мәртәбә күтәреп чыкты. Яңа тәртип дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк дип саныйбыз, ә иң мөһиме, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен субсидия алуның озакка сузыла торган процедураларыннан коткарачак. Банк, АПКның төп кредиторы буларак, аграрийларны өзлексез һәм оператив финанслауны тәэмин итү өчен үз ягыннан кирәкле барлык процедураларны төгәлли», – дип ассызыклады «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Дмитрий Патрушев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International