ВТБ банкы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча килешү төзеделәр. Субсидияләүнең яңа тәртибе буенча 2017 елда кредитлар буенча процентставкасы өлешен компенсацияләү акчаларын турыдан-туры вәкаләтле кредит оешмаларына бирү карала, нәтиҗәдә, банклар аграрийларга кредитларны 5% еллык ставкадан арттырмаган күләмдә бирә алалар һәм аграрийлар өчен да дәүләт ярдәмен алу процессы җиңеләячәк.
ВТБ банкы агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кредитлар бирүне актив алып бара. Узган елтармак предприятиеләренә кредитлар күләме 146 млрд. сумга кадәр җитте. Моннан тыш, банк кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредит белән кызыксындыру программасы («Программа 6,5») кысаларында АПК компанияләрен финанслауны дәвам итә, монда ВТБ кредитлар бирү күләме буенчаабсолют лидер булып санала.
«ВТБ өчен мондый килешү төзү – аграр тармак вәкилләре белән безнең элемтәләрне киңәйтүдә яңа һәм бик мөһим этап. Соңгы ике елда банкның кредит портфелендә мондый компанияләр өлеше актив артты. Милли икътисадның динамикалы үсә торган сегментына елга 5% ставка белән ташламалы кредитлар бирү мөмкинлеге алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз», – диде ВТБ банкы идарәсе президенты-рәисе урынбасары Михаил Осеевский.