Татарстанда 2016 елда сәнәгать секторында 84,4 тонна дуңгыз ите җитештерелде

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында сәнәгати дуңгызчылык Россия Федерациясенең эре юнәлешләреннән берсе булып санала. Идел буе федераль округында җитештерелә торган дуңгыз итенең 15%ы безнең республика өлешенә туры килә (1 нче урын). Бүгенге көндә Татарстанда 465,1 мең баш дуңгыз исәпләнә. 2016 ел йомгаклары буенча сәнәгать секторында дуңгыз итен җитештерү 84,4 тонна тәшкил итә (узган елга карата 101%).

Дуңгыз итен җитештерүдә югары күрсәткечләргә хуҗалыкларда заманча технологияләр куллану аркасында ирешелә. Динамикалы үсештәге дуңгызчылык комплексларыннан түбәндәгеләрне атап китәргә мөмкин: «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «ТатМитАгро» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, “Салман”»ПСК” ҖЧҖ, «АФ Ялтау» АФ” ҖЧҖ, «Агрокам» ҖЧҖ, «Тукаш» ҖЧҖ, «Пашков С.И.» КФХ. Бу предприятиеләрнең үсеш стратегиясе нигезендә Татарстан Республикасында берничә инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

Мәсәлән, «Камский Бекон» ҖЧҖ 2017-2020 елдарда 3800 баш ана дуңгызга исәпләнгән селекция-генетик үзәген төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Моннан тыш, компания Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында 16,3 мең баш ана дуңгыз өчен яңа комплекс төзү проектын гамәлгә ашыра башлады.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Феникс» ҖЧҖ быел 800 баш дуңгызга исәпләнгән репродукторның 1 чираттагы төзелешен төгәлли. Монда дуңгыз итен җитештерү күләме елга2,4 мең тонна булыр дип планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда,республикада алга таба да сәнәгати дуңгызчылыкны технологик һәм структур модернизацияләү, аны суюны, беренчел эшкәртүне, итне кулланучыга җиткерү буенча логистик инфраструктураны да кертеп, дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International