Татарстан хуҗалыкларында 91,6 мең тонна минераль ашлама тупланган

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар алалар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре мәгълүматына караганда, бу елның 27 гыйнварынаТатарстанда 91,6 мең тонна минераль ашлама тупланган, бер гектарга уртача 31,8 кг туры килә (көздән кертелгәнне исәпкә алып)

Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнардан Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районын атарга мөмкин, районның аграрийлары бер гектарга 67,8 кг минераль ашлама туплаганннар. Әтнә районында бу күрсәткеч гектарга 65,2 кг тәшкил итә, Актаныш районында – 57, Зәй районында – 56,9, Тукай районында – 49,1, Сарман районында гектарга 49 кг тупланган.

Шул ук вакытта кайбер районнарда әлеге эш бик сүлпән бара. Мисал өчен, Әгерҗе районында гектарына нибары 16,1 кг ашлама тупланган, Лениногорск районында – 15,4, Яңа Чишмә районында – 12,9, Чирмешән районында – 11,5, Бөгелмә районында – 10,9 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International