Марат Әхмәтов: республикада язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 20 млрд. сумнан артык акча кирәк булачак

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов, быел республика аграрийлары алдына игенчелек тармагы үсешен 10%ка арттыру бурычы куелган, дип билгеләп үтте.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнеп килә, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Хуҗалыкларда бер үк вакытта эш планнарын да коралар. 

Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел республикада язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 20 млрд.сумнан артык акча кирәк булачак. Югары уңыш алу өчен бер гектар чәчүгә кимендә 9 мең сум тоту планлаштырырга кирәк. Бу сумма болай исәпләнә: минераль ашламалар – 2600 сум/га, ЯММ (ГСМ) – 1000 сум/га, үсемлекләрне яклау чаралары һәм микроашламалар – 4000 сум/га, запас частьләр – 1000 сум./га, шулай ук эшләүчеләргә хезмәт хакы.

Министр, сыйфатлы орлык материалыннан һәм сортларны дөрес сайлаудан башка югары нәтиҗәләргә ирешүне көтеп булмый, дип билгеләп үтте. Республикада төрле селекция үзәкләреннән бөртеклеләрнең,кузаклыларның һәм ярма культураларының 84 сорты районлаштырылган. Әлеге сортлар республиканың төрле климат шартлары зоналарында урнашкан дәүләт сорт участокларында сынаулар узалар.

«Һәр хуҗалыкта бер культураның берничә сорты, ягъни, башкача әйткәндә, "сортлар мозаикасы" булырга тиеш. Шул чакта син, елның ничек килүенә карамастан, һәрвакыт уңыш алачаксың. Коры елда корыга чыдам сортлар үзләрен аклый, ә дымлы елда - барысы да», – диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, бүген республикада югары уңыш бирә торган, сыйфатлы орлык продукциясе җитәрлек күләмдә. Аерым алганда, орлыкчылык хуҗалыкларында сату өчен 9 мең тонна орлык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International